Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Балтачта китап укырга яраталар

Бүген авылда китап укыйлармы?

Әлеге сорауга китапханәче Ревера Әхмәтшина уңай җавап бирде. Һәрхәлдә, үзе туып үскән һәм хезмәт куя торган Балтачта шулай.

Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевны биргән авылда башкача мөмкин дә түгелдер. Әле биредән тагын күпме каләм тибрәтүче чыккан.

– Балачактан китап укырга яраттым. Шуңа күрә шушы һөнәрне сайладым да. 1983 елдан бирле Балтач авылы китапханәсендә эшлим, – ди ул. – Халык укый, балалар да килә китапка. Гаилә белән укучылар бар. Өлкән яшьтәгеләргә өйләренә үзебез илтеп бирәбез.

Соңгы елларда классикларга игътибар арткан. Әлбәттә, балтачлылар якташлары Марсель Галиев иҗатын аеруча якын итәләр.

Китапханәнең бер күрке булып «Туган якның энҗе бөртекләре» дигән стенд балкый. Монда иҗат әһелләре белән очрашулар, кичәләр булып тора.

Туган телебездә нәшер ителүче бөтен төр газета-журналларны алдыралар. Араларында район газетасы «Маяк» балкып торгач, күңел булды.

– Китап булып чыкканчы, роман-бәяннарны журналлардан укыйлар. Китапханәбез почта, авыл Советы, медпункт белән бер бинада, шуңа күрә халык кагылмыйча калмый, – ди Ревера ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев