Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Балалар – портфельләр, өлкәннәр ярдәм алды

Һәрвакыттагыча, Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевның чираттагы кабул итүендә халык күп булды. Бу юлы ул күңелле мизгелләрдән башланды.

–“Бердәм Россия” партиясенең җирле оешмасы һәр елны үткәреп килгән иҗади бәйгедә катнашып үзләрен сынаган да, таныткан да өчен балаларыбызга башкалага сәяхәт оештыруда зур ярдәмегез өчен Сезгә ихластан рәхмәтлебез, – диде Зилә Шәйхетдинова аны барлык әти-әниләр исеменнән җиткереп. –Азнакайлыларга күп еллар кылып килгән игелек-ярдәмегез үзегезгә олы савап булып кайтсын!

Рөстәм Нәбиулла улы һәм  кабул итүдә катнашкан район башлыгы Марсель Шәйдуллин аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче  дистәгә якын мәктәп укучысына портфельләр бүләк иттеләр. Яңа букчаларын иңнәренә аскан малай-кызларның сөенече зурдан иде, алар җитәкче абыйларына рәхмәтләр әйтеп саубуллаштылар.

Депутат кабул итүенә азнакайлыларның һәркайсы үз гозере белән килгән. Катлаулы операциядән соң медицина аппаратына мохтаҗ булган, гадәттән тыш хәл туып матди зыян күргән райондашларыбыз, 3-4әр бала тәрбияләгән аз керемле ялгыз әниләр депутаттан ярдәм алды. Ул кайбер гозерләргә, аларны хәл итү юлларын өйрәнү кирәклегеннән чыгып, карарның соңрак булачагын белдерде.  

Гомумән алганда, азнакайлылар депутат кабул итүеннән канәгать һәм рәхмәтле булып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев