Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Балалар бакчасында тәрбияченең эше киңкырлы

Бүгенге көндә кешенең табигатьтән аерыла бару процессы күзәтелә.

Күп кенә баланың табигать белән аралашу мөмкинлеге чикләнгән, алар автомобильгә утырып балалар бакчасына киләләр, “электрон” җәнлекләрне үстерәләр, табигатьтә булган үзгәрешләрне күрмиләр һәм гадәти табигатьне вертуальләштерәләр. Әти-әниләр дә, үз чиратында, социаль челтәрләрдә утыруны кулайрак күрәләр. Нәкъ менә шуның өчен, балалар бакчасында беренчел экологик белемгә аеруча игътибар бирергә кирәк.

Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә, сөйләм телен үстерә. Шуңа күрә дә сөйләм үстерү һәм тирә-юнь белән таныштыру методикалары аерылгысыз. Экологик белем бирү өчен, беренче чиратта, әйләнә-тирә мохит булдыру шарт: табигать почмагы, дидактик һәм интерактив уеннар, тәҗрибәләр ясау өчен кече лаборатория, төрле темага проектлар.

Балалар кызыксынучан, алар күңелендә яңадан-яңа сораулар туа. Бу сорауларга җавап табу өчен аларга уен аша төрле проблемалы ситуацияләр һәм эзләнү методлары кулланып, үзләренең сорауларына мөстәкыйль тулы җавап биреп кенә ирешергә мөмкин.

Ә балалар өчен иң кызыклысы - тәҗрибәләр үткәрү. Тәҗрибәне бала үзе башкарганда гына ачыш ясый, белеме күңелендә озак саклана – һәм бу Н.Н.Поддъяковның фәнни-тикшерү эшләрендә дә чагыла. Балалар эшчәнлегендә тәҗрибәләр әйдәп баручы чараларның берсе. Тәҗрибәләр ярдәмендә бала яңа әйберләр белергә омтыла, иҗади эзләнә, аның күңелендә яңа сораулар туа, ул үзлектән, төрле юллар белән нәтиҗәләр ясарга өйрәнә. Тәҗрибәләр вакытында әзер җавап бирмичә, үзләренә нәтиҗә чыгарырга юл куям, һәр баланың җавабын тыңлагач кына, гомуми нәтиҗә ясыйбыз. Балалар әкренләп үз фикерен дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнәләр.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре белән тыгыз элемтәдә торабыз. 1 нче категорияле Чатыр тау белгече Гөлнара Хәкимова белән кызыклы очрашу үтте. Ул Чатыр тау, аның үсемлек һәм җәнлекләр дөньясы, районыбыз Кызыл китабы турында балаларны җәлеп итеп сөйләде. Әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына битараф калмаска һәм яңа ел алдыннан яшь чыршыларны күпләп кисү очракларына тукталды. Шушы очрашудан соң балаларда күп кенә сораулар туды, алар проблеманы чишү юлларын эзли башладылар һәм “Чыршыны саклыйк!” листовкаларын ясап үтеп баручыларга тараттылар. Бала бу эшләр вакытында, табигатьнең аның ярдәменә мохтаҗ икәненә төшенә, аны үстерү, матурлау теләге туа.

Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, әти-әниләр тарафыннан ярдәм булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Әти-әниләрнең һәм балаларның игътибарын тирә-юньне пычрату проблемасына җәлеп итү, аларның экологик культурасын үстерү максатыннан мин “ЭКОгаилә” клубы оештырдым. Клуб эшчәнлеге барышында һәрдаим гадәти булмаган акцияләр үткәрәм.

Кызганычка каршы, җир йөзеннән кошларның 94 төре бөтенләй юкка чыккан, ә тагын 187 төре Кызыл китапка кертелгән. Кыш көне кошлар кешеләр ярдәменә мохтаҗ, ләкин бу эшне дә бик белеп башкарырга кирәк. Әгәр кошларга дөрес азык бирмәсәк, без аларга зыян гына китерәбез. “Безнең шәһәребездә нинди кошлар яши соң? Әгәр кош ач булса, ул теләсә-нинди җимлектән теләсә-нинди азык ашый микән?” Бу сораулар балаларны гына түгел, ә әти-әниләрне дә эзләнүгә этәрде. “Кошларга күчтәнәч” акциясе кысасында кошларга гадәти булмаган җимлекләр ясау идеясы барлыкка килде. “Ярмалардан эко-җимлек”, “Песнәкне сыйлыйк” мастер-класслар вакытында балада танып-белү генә түгел, ә кешелек сыйфатлары һәм мәрхәмәтлек тәрбияләнә. Ә яз көне кошларга оя ясарга ярдәм итү максатыннан агачларга тукыма, җеп, салам кисәкләре эләбез.

Бакчабыз янында, халык телендә “Кара елга” дип аталган кечкенә елга ага. Аның тирә-ягы, районыбыз җитәкчесе Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә төзекләндерелде. Шушы матурлыкны саклап калу, баланың аңында кечкенәдән тирә-якны чиста тоту, экологик яктан нигез салу мөһим.

Елга буена, әти-әниләр белән сәяхәт ясаганда, балалар үсемлекләр, бөҗәкләр дөньясы белән тагын да якыннан танышалар. Без “Кара елганы пычратмыйк” акциясен үткәрәбез. Иске CD дискларга пластилин белән рәсем ясап, кешеләрне чисталыкка өндәп таратабыз. Елганы саклауда үз өлешләрен керткәч, балаларда гына түгел, миндә дә алар белән горурлану хисе туа.

Балага яңа белемнәрне, яңа кыйммәтләрне системалы бирүдә, табигатьнең законнары һәм принциплары белән килешеп яшәргә өйрәтүдә, сөйләм телләрен үстерүдә проект методының әһәмияте зур. Проектларны балалар бакчасының иҗат төркеме белән уртак алып бару - уңай үсеш динамикасы бирә.

Бүгенге көндә илебездә балаларга полилингваль яки күптеллелек белем бирү системасы - заман таләбе. Инглиз теле укытучысы буларак, төркемемдә “Инглизчә өйрәнәбез!” түгәрәк эшен алып барам, инглиз телендә уеннар өйрәнәбез, кечкенә әкиятләр сәхнәләштерәбез.

Тәрбияче hөнәре минем өчен, hөнәр генә түгел, ул-җан халәте. Тәрбиячене мин төрле үсемлекләр үстерүче бакчачы белән чагыштырыр идем. Кайбер үсемлекләр якты кояшны, икенчеләре салкынча күләгәне, чишмә ярларын, тау биеклекләрен, комлы туфракны ярата. Ләкин hәр берсенә үзенә генә хас тәрбия кирәк, юкса алар үз биеклегенә, үз үрләренә менә алмый. Әгәрдә мин үземнең балаларга кирәклегемне тойсам, дөньяда шуннан да зур бәхет юк сыман.

Эльвира Нургалиева, Азнакай шәһәренең 9 нчы “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев