Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Балачак иленнән – зур тормышка

24 майда районыбыз мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады.

Тантаналы чаралар һәр мәктәптә аерым узды. Район башлыгы урынбасары Роза Галеева – Азнакайның 2 нче, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов – 5 нче урта мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнашып, укучыларга имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләделәр, олы тормыш юлына хәер-фатихаларын бирделәр.

Быел унберенче сыйныфны – 229, тугызнычыны 542 укучы тәмамлый. Аларның 13 е фәннәр буенча республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этапларында призер булдылар. Унберенче сыйныфтан 34 укучы “Укудагы аерым уңышлары өчен” медаленә дәгъва кыла.

– 26 майда бердәм дәүләт имтиханнары башлана.  Укучыларга унбер ел буена туплаган белемнәрен кулланып, имтиханнарны уңышлы тапшыруларын һәм тормышта үз юлларын табуларын телим. Укытучыларга, әти-әниләргә зур рәхмәт, – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.

5 нче урта мәктәп быел 22 унберенче сыйныф укучысын “очыра”. Валентина Петрянованың бу унынчы чыгарылышы.

– Һәр сыйныф үзенчә якын, кадерле. Һәрберсе  минем өчен иң яхшысы. Тормышлары якты, матур, “бишлелек” булсын! – ди ул.

– Минем исә беренче чыгарылышым. Бер гаилә булып, шатлык-борчуларны уртаклашып яшәргә тырыштык. Якты йолдызларым дим укучыларымны. Киләчәктә дә йолдыз кебек балкысыннар, – ди 11 Б сыйныфы җитәкчесе Нигина Турсунова.

Соңгы кыңгырау – ул онытылмаслык бәйрәм. Чыгарылыш сыйныф укучыларын әти-әниләр дә, беренче сыйныфлар да, бию коллективлары да тәбрикләде. Үзләре дә күңелләрне кузгатырлык итеп чыгышлар әзерләгәннәр.

– Мәктәпне тәмамлау – зур шатлык, шул ук вакытта дулкынландыргыч та, моңсу да. Балачак белән хушлашып, тормышыңның яңа баскычына басуыңны аңлыйсың, – ди Диана Гимеранова.

– Шушы мәктәптә белеп алуыма шат. Классташлар белән дус булып, унбер ел үткәнне сизмәдек тә. Укытучыларга биргән белемнәре, сабырлыклары өчен рәхмәт, – ди Эмиль Кәлимуллин.

Менә бәйрәмнең ахырына җиткәнен искәртеп, Соңгы кыңгырау чыңлады. Аның чыңы күңелләрдә гомер буе яңгырап, мәктәп еллары йөрәктә иң кадерле ядкәр булып сакланыр. Хәерле сәгатьтә, хәерле юл!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев