Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның «Звездочка” бакчасында балалар бассейнда су коеналар

Бүген Азнакай шәһәренең 6 нчы “Звездочка” балалар бакчасында ремонттан соң ачык һавадагы бассейнны ачу тантанасы һәм Нептун бәйрәме узды.

Әлеге балалар бакчасы 1964 елда ук төзелгән һәм нефтьчеләр кармагында исәпләнгән.

– Мондый бассейн шәһәрдә бер генә бакчада да юк. 56 ел дәвамында ул шактый таушалган иде, соңгы елларда файдаланылмады. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин ярдәме белән быел аны төзекләндердек. Ремонт барышын ул үзе шәхси күзәтүдә тотты. Һәм менә балалар, тәрбиячеләр, әти-әниләр өчен нинди зур шатлык! – ди бакча мөдире Римма Усманова.

Аларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы үзе дә килде.

– Балалар йөзәргә өйрәнәләр, кояшта Д витамины җыялар. Республикабыз, “Татнефть” җитәкчеләренә, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевкә рәхмәт, алар ярдәмендә балалар бакчалары яңара, уңайлыклар арта, – диде Марсель Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев