Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның яшь талантлары “Созвездие – Йолдызлык” фестивале гала-концертында чыгыш ясаячак

Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең суперфиналында югары урыннар яуладылар.

Казанда “Созвездие-Йолдызлык - 2021” XXI ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы узды.

Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясап, дәрәҗәле урыннарга лаек булдылар. “Фантазия” вокаль ансамбле, Чулпан Шаһиева (укытучылары Эльвира Шәйхуллина), “Юлдаш” вокаль ансамбле (укытучылары Фирдәүс Әхмәтгалиева) икенче дәрәҗә лауреат, “Лилия” хореография коллективы (укытучылары Лилия Талипова) өченче дәрәҗә лауреат булдылар.

“Бәхет” вокаль ансамбле (җитәкчеләре Наилә Шәрифуллина) 6 майда фестивальнең гала-концертында чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев