Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның яшь әдәбит сөючеләре республика призерлары булдылар

Татарстан Республикасы күләмендә узган татар балалары өчен татар әдәбиятыннан олимпиаданың йомгаклау этабында Азнакай укучылары призлы урыннар яуладылар.

Бу дәрәҗәле бәйге 9-11 февраль көннәрендә рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә укучы татар балалары арасында иң зирәк һәм тирән белемле егет-кызларны ачыклады.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча Азнакай 9 нчы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гүзәл Борханова һәм Азнакай 5 нче урта мәктәбе укучысы Фәнис Ибатуллин призер булдылар. Аларның укытучылары Кариева Розалия Илдус кызы һәм Хәйретдинова Флера Мөгтәсим кызы. Яңадан-яңа уңышлар сезгә, әдәбият сөючеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев