Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның яшь армиячеләре хәрби әзерлекләрен күрсәттеләр (ФОТО+ВИДЕО)

Барлыгы конкурста шәһәр, авыл һәм Актүбә бистәсе мәктәпләреннән 9 команда катнашты.

Бүген Азнакай 6 нчы урта мәктәбе базасында “Юнармия” хәрби-патриотик хәрәкәте кысаларында, Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, “Сафта – төз, яуда – көчле” дигән муниципаль конкурс узды.

– Барлыгы шәһәр, авыл һәм Актүбә бистәсе мәктәпләреннән 9 команда катнашты. Алар «Без Җиңү варислары» дигән визит карточкасын һәм сафта йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Конкурс “Идел буе Аҗаганы” республика уены кысаларында оештырылды һәм ул берничә этаптан торачак, – диде мәгариф идарәсе методисты, жюри әгъзасы Елена Бойчук.

Яшь армиячеләрнең чыгышын шулай ук хәрби комиссар урынбасары Рушан Юсупов, ФОРПОСТ җитәкчесе Айрат Батыров, «Юнармия» җирле штабы начальнигы Ринат Җиһаншин,  районның балалар хәрәкәте кураторы Регина Зәйниева бәяләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев