Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның яшь армиячеләре генерал-майорда зур тәэсирләр калдырды -ФОТО

Бүгенге көндә районда яшь армиячеләрнең 22 отряды эшли, аның сафларында 350 укучы исәпләнә.

(Азнакай, 25 сентябрь, "Маяк", Резеда Шарипова) Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында районның яшь армиячеләре слеты узды.

Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, «Юнармия» хәрәкәтенең Татарстан  төбәк бүлеге штабы начальнигы генерал-майор Александр Бородин, Азнакай җирле штабы җитәкчесе Ринат Җиһаншин, район хәрби комиссары Рәдиф Камалеев, ДОСААФ Азнакай бүлеге җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәфисә Шәфыйкова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, балалар хәрәкте кураторлары катнашты.

Төрле мәктәпләрнең яшь армиячеләре кунакларга үзләренең хәрби һәм спорт әзерлеген күрсәттеләр.

Бу көнне тантаналы шартларда «Юнармия» сафына тагын 30 укучы кабул ителде.

Үзләренең шефлары һәм иганәчеләр ярдәмендә 1 нче мәктәп территориясендә  каршылык полосасы ясалган. Бу эшкә өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Соңыннан юнармия хәрәкәте үсешенең көнүзәк мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды.

Азнакайның яшь армиячеләре  район чараларында актив катнашалар, Җиңү парадының күрке булып торалар.

– «Юнармия» балаларны тәртипкә, дициплинага, Ватанны яратырга өйрәтә, хәрби хезмәткә әзерли, физик һәм рухи ныклык бирә, – ди Ринат Җиһаншин.

Бүгенге көндә районда яшь армиячеләрнең 22 отряды эшли, аның сафларында 350 укучы исәпләнә.

Александр Бородин азнакайлылар эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм 1 нче мәктәпнең 100 еллык юбилеена килергә дә ышандырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев