Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның унынчы сыйныф укучылары хәрби өйрәнүләр уза

Бу көннәрдә Алферовка урманы аланы хәрби шәһәрчекне хәтерләтә: бар тарафта автомат аскан җитди йөзле егетләр, рәт-рәт булып палаткалар тезелгән, бер якта солдат күнекмәләре бара, икенче якта кыр кухнясы җәелгән...

Район мәктәпләреннән алты взводка берләшкән 104 укучы биредә әнә шулай чын солдат мәшәкатьләренә күмелеп яши. Режим көннең һәр минутын нәтиҗәле итеп уздыруга нигезләнеп төзелгән. Тормыш иминлеге нигезләре фәне программасы буенча егетләр тәүлеклек наряд таләпләре, каравыл, часовой хезмәтләре белән танышалар, утлы корал белән эш итү, химик саклау чаралары, тактик, медицина әзерлеге буенча дәресләр алалар.

Хәрби җыеннарда катнашып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм район хәрби комиссары Рәдиф Камалеев яшьләрне тормышка әзерләүдә беренче чыныгу биргән әлеге чараның быел да зур оешканлык белән үтүен билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев