Азнакайның унберенче сыйныфлары имтихан тапшыра башлый
3 июльдән мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнары башлана. Аның төп чоры 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
3 июль – география, әдәбият һәм информатика.
6 июль – рус теле.
10 июль – профиль математика.
13 июль – тарих һәм физика.
16 июль – җәмгыять белеме һәм химия.
20 июль – биология һәм чит телләр буенча язма өлеш.
22 июль – чит телләр буенча телдән өлеш.
Резерв көннәр 24 һәм 25 июльгә планлаштырылган.
Җитди сәбәпләр аркасында бу аралыкта тапшыра алмаганнар өчен 3-8 августта имтиханннарның икенче дулкыны узачак.
Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, имтиханга керү пунктларында укучыларның да, оештыручыларның да тән температуралары тикшереләчәк, барлык санитар-гигиена нормалар сакланачак.
Фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев