Азнакайның «Светлячок» бакчасы балалары туган як тарихын белеп үсәләр
Азнакай шәһәре 4 нче “Светлячок” балалар бакчасының зурлар төркеме төбәкне өйрәнү музеенда сәяхәттә булды.
Музей хезмәткәре Гөлфия Мостафина борынгы чорлардан алып, бүгенге көнгә кадәр булган тормыш-көнкүреш әйберләре, кием-салым эш кораллары, өй жиһазлары белән таныштырды. Экскурсияне дәвам итеп, бик кызыклы квест-уен оештырылды. Балаларыбызга үзебезнең туган ягыбызның тарихы белән танышу кызыклы булды. Балалар бакчасында без яшь буында милли үзаң тәрбияләү, халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәтү буенча эш алып барабыз. Төбәкне өйрәнү музее да бу эшебездә зур ярдәмче булды.
Дилбәр Мөхәммәтшина, татар теле тәрбиячесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев