Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

 Азнакайның “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәкләре тәҗрибә уртаклашты

Бүген Азнакайда “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге – укучыларда заманча компетенцияләр формалаштыру ресурсы” дигән темага республика семинары узды.

Анда Татарстанның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәкләре ачылган республика мәктәпләре җитәкчеләре катнашты.

2019 елдан башлап “Заманча мәктәп” федераль программасы кысаларында районыбызның 11 мәктәбендә цифрлы, техник, социаль-гуманитар, табигый-фәнни юнәлештәге “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәкләре эшли.

Семинар Азнакай 1 нче урта мәктәбендә пленар өлештән башланып китте. Анда катнашучыларны сәламләп, Марсель Шәйдуллин район мәгариф системасы эшчәнлеген, бу өлкәдә ирешкән уңышларны яктыртты һәм укучыларга заманча белем алырга яхшы шартлар тудырган өчен республикабыз, “Татнефть” җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Азнакай мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева – “Үсеш ноктасы” үзәкләре, аның урынбасары Лилия Әхмәдишина – әлеге үзәкләргә яңа форматларның ничек кертелүе, 4 нче лицей директоры Ильмир Шәйдуллин бу юнәлештә очраган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары хакында сөйләде.

Марсель Шәйдуллин һәм Минзәлия Закирова “Заманча мәктәп” проектында катнашучы бер төркем педагогларга һәм мәктәп директорларына бүләкләр тапшырдылар.

“Заманча мәктәп” проектында катнашучы районыбызның “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәкләре дәрестә һәм дәрестән соң эшчәнлек буенча үзләренең эш тәҗрибәләре белән 3 мәйданчыкта уртаклаштылар. Тымытык урта мәктәбендә – укучыларга һөнәри юнәлеш бирү, 9 нчы мәктәптә – мәктәп һәм өстәмә белем бирү программаларын уңышлы бергә алып бару, Актүбә 1 нче урта мәктәбендә “Альметрика”, “Кванториум” фәнни үзәкләре һәм биолаборатория белән хезмәттәшлек, мастер-класслар күрсәтелде.

Соңыннан семинарда катнашучылар Мәлбагыш урта мәктәбендә “Татнефть” җәмгыяте ярдәмендә ачылган биолаборатория эше белән таныштылар.

– Мәктәпләрнең югары әзерлеген, аларның эшен, балаларның ничек кызыксынуларын күреп, зур канәгатьләнү хисләре белән китәм. Республикада 253 “Үсеш ноктасы” үзәге булса, аларның 7 се 2021 елда Азнакай җирлегендә ачылды. Район башлыгы һәр мәктәпнең эш нәтиҗәсен белә, укытучыларга, ветераннарга ихтирамы зур. Хакимияттә бер команда булып эшләүләренә инандык. Семинарда катнашучылар зур тәҗрибә тупладылар, аны үз мәктәпләрендә дә кулланырлар дип ышанам, – диде Минзәлия Закирова очрашуга йомгак ясап һәм җылы кабул итүләре өчен азнакайлыларга рәхмәтен җиткереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев