Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның “Сандугач”ы – тәҗрибә учагы (ФОТО+ВИДЕО)

​​​​​​​Шәһәребезнең “Сандугач” балалар бакчасында педагогик эшчәнлектә яңа алымнар куллануга зур игътибар бирелә.

Әле шушы көннәрдә генә биредә “Бала язмышында әти-әнинең роле” дигән темага семинар узды. Районыбызның педагог-психологлары, тәрбиячеләре, бакча мөдирләре өчен үткәрелгән бу семинарда “Егоза” республика үзәге белгечләре лекцияләр уздырды, әти-әниләргә шәхси консультацияләр үткәрделәр, кичен аларның барысы өчен балаларны тәрбияләүдә нәтиҗәле технологияләрне куллану серләрен ачып, уен-лекцияләр рәвешендә очрашу оештырдылар. Яшь әти-әниләр тәрбияне уен рәвешендә алып баруның отышлы, кызыклы якларын үзләре “уйнап” сеңдерде. Очрашу аларга бик ошап, онытылмас тәэсирләр калдырды.

–Мондый семинарларны киләчәктә дә үткәреп торачакбыз, – ди балалар бакчасы мөдире Нәфисә Шәфыйкова. – Гомумән, әти-әниләр белән тыгыз эшлиячәкбез, ни дисәң дә, бала тәрбияләүдә бергә булганда, максатларны уртак иткәндә нәтиҗәсе тагын да яхшы. Бүгенге көндә бездә 187 бала тәрбияләнә. Логопед төркеме эшли, балаларга 3 яшьтән инглиз телен өйрәтәбез...

Сүз уңаеннан, 69 хезмәткәрнең 28 е-педагоглар, шуларның 7 се – яшь белгечләр. Нәфисә Рим кызы аларның белем-тәҗрибәсен тагын да арттыру юнәлешендә максатчан эшнең дәвам итәчәген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев