Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның “Сандугач” балалар бакчасында әти-әниләр өчен яңа проект тормышка ашырылачак

Азнакай шәһәренең 21 нче “Сандугач” балалар бакчасы менә икенче елын рәттән 1 млн сумлык грант отты.

“Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы нигезендә мәктәпчәкчә яшьтәге балаларның әти-әниләренә ярдәм үзәкләре төзү өчен федераль бюджеттан бирелгән әлеге акчалар матди-техник базаны ныгытуга һәм “Бергә атлыйбыз” (“Шаг вместе”) дигән проектны гамәлгә ашыруга тотылачак. Әлеге проект заманча мәгълүмати сервислар һәм мобиль хезмәтләр ярдәмендә дәүләтнеке булмаган секторны, волонтерларны җәлеп итеп, әти-әниләргә психологик-педагогик, методик, диагностик һәм консультатив ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән”, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәфисә Шәфыйкова.

Проект кысаларында әти-әниләр һәм балалар белән занятиеләр, тренинглар, консультацияләр һәм башка чаралар үткәрү планлаштырыла.

“Компас” консультация үзәге белгечләреннән башка бу чараларга “Егоза” мәгариф үзәге, ЗАГС бүлеге, хатын-кызлар советы, район үзәк сырхауханәсе вәкилләре, волонтерлар да җәлеп ителчәк.

Үзәктән районның барлык әти-әниләре бушлай консультация ала ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев