Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның “Сандугач” балалар бакчасында әти-әниләр өчен яңа проект эшли башлады

Азнакай шәһәренең 21 нче “Сандугач” балалар бакчасы 1 млн сумлык грант отты.

Федераль бюджеттан бирелгән әлеге акчалар матди-техник базаны ныгытуга һәм “Әти-әниләр компасы” дигән проектны гамәлгә ашыруга тотыла. Әлеге проект мәктәпкәчә яшьтәге баласы булган әти-әниләргә психологик-педагогик, диагностик һәм консультатив ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

“Компас” консультатив үзәгендә сентябрь аеннан “Уңышлы гаилә клубы”, “Гаилә уеннары”, “Әти белән бергә”, “Әни шатлыгы” проектлары, логопед клубы эшли башлады һәм шәхси очрашулар оештырыла.

Районның барлык әти-әниләре бушлай консультатив ярдәм ала ала.

 

Нәфисә ШӘФЫЙКОВА, балалар бакчасы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев