Азнакайның “Кояшкай” балалар бакчасы кояштай балкып тора
Республика программасы нигезендә Азнакай муниципаль районында агымдагы елда 3 балалар бакчасы һәм 7 нче мәктәп капиталь ремонт кичергән.
Мәгариф идарәсе хәбәр итүченчә, барлыгы 42 млн сумнан артык суммага түбә, фасадлар, инженер челтәрләре һәм юыну бүлмәләре, идәннәр капиталь ремонтланган, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган. Өстәмә төзекләнедерү эшләренә «Татнефть» җәмгыяте 35 млн сум акча бүлеп биргән.
Шәһәребездәге 5 нче “Кояшкай” балалар бакчасын ачу тантанасында район җитәкчеләре катнашты. Биредә республика программасы буенча 10, 3 млн сумлык, ә “Татнефть” ярдәмендә 4, 7 млн сумлык эш башкарылган.
2021 елда программага 9 нчы һәм 16 нчы балалар бакчалары кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев