Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның хезмәтне саклау буенча иң яхшы уполномоченные билгеләнде

«Профсоюзларның хезмәтне саклау буенча иң яхшы уполномоченные» бәйгесе халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы республика комитеты тарафыннан оештырыла.

Аның район этабында 8 нче «Гнездышко» балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Рәмилә Вахитова җиңеп чыкты. Ул районыбыз данын республика күләмендә яклаячак.

«Әлеге бәйге ил күләмендә бара. Рәмилә Искәндәровна хезмәтне саклау өлкәсендә яхшы тәҗрибәле, нәтиҗәле эшен күрсәтте. Аңа уңышлар телибез», - диде мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе Лилия Биктимирова.

Бәйгеддә икенче һәм өченче урыннарга Актүбә сәламәтлеге чикле балалар интернат-мәктәбе тәрбиячесе Гүзәл Вилданова һәм Азнакай 2 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлназ Гәрәева лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев