Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның “Гнездышко” балалар бакчасында татарча педсовет узды

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында шәһәребезнең “Гнездышко” балалар бакчасында татарча педсовет узды.

Аның ни гаҗәбе бар инде димәгез. Моңа кадәр педсоветлар бары рус телендә узган булган. Ә бу юлы барлык тәрбиячеләр дә туган телебездә сөйләп, мастер-класс бирде.

Туган телебезнең матурлыгын да, байлыгын да ачып салдылар алар. Җирле шагыйрәләр, үзешчән композиторлар турында чыгышлар әзерләгәннәр. Үзләре дә синквейм алымы белән шигырь язып карадылар, татар көйләренең исемнәрен атадылар, татарча тизәйткечләр, уеннар өйрәнделәр. Кәгазьдән төрле татар орнаментлары, хәтта түбәтәйгә кадәр ясадылар.

Педсовет татарның гимнына әверелгән күмәк “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Бакча мөдире Фәридә Мөстәкыймова белдергәнчә, педсоветларга тәҗрибә уртаклашырга шефлыктагы Туйкә, Балтач, 1 Май балалар бакчалары тәрбиячеләре дә килә.

– Бүгенге утырыш күңелемә аеруча ятты. Тәрбиячеләр ана телендә матур итеп алып бардылар. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, уеннарын күрсәттеләр, мастер-класслар бирделәр. Балаларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә бу алымнар бик отышлы, – ди 1 Май авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Шәехова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев