Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның чыгарылыш укучылары мәктәпләре белән хушлашты

24 июньдә районыбызның барлык мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре узды.

Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы һәм дулкынландыргыч бәйрәм көнне Азнакай мәктәпләре үзенең 229 укучысын олы тормыш юлына озатты, ә балалар үзләренең мәктәпләре, белем һәм олы тормышка юнәлеш биргән сөекле укытучылары, бер гаиләгә әйләнгән сыйныфташлары белән хушлашты. 

Өлгергәнлек аттестатлары укучыларга мәктәпләрдә бирелде, аннан соң барысы да район Мәдәният йортыннан Сөембикә урамы буйлап атладылар. Бәйрәм Татарстан мәйданында дәвам итте. 
Биредә мәктәпне иң яхшы билгеләренә тәмамлаган 29 егет-кызга район башлыгы гранты тапшырылды. 
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгарылыш укучыларын тәбрикләп, киләчәккә уңышлар теләде. 
- Сезнең үз алдыгызга куйган максатларга ирешәчәгегезгә, хыялларыгызны тормышка ашыру юлында сынатмаячагыгызга, кыю, үҗәт, белемле егет-кызлар булачагыгызга ышанам һәм зур уңышлар телим. Туган ягыгызны онытмагыз, без сезнең барыгызның да белем алып, киләчәктә Азнакайга кайтуыгызны көтеп калабыз, - диде Марсель Шәйдуллин. 
Районда имтиханнарга югары баллар туплаган укучылар арасыннан иң яхшыларны билгеләү дә матур традициягә әйләнде. «Елның иң яхшы укучысы» исеменә Кәкре Елга мәктәбеннән Азалия Касыймова, 5 нче мәктәп укучысы Әминә Асибакова һәм 7 нче мәктәптән Нәргизә Хафизова лаек булдылар. 
Азалия Касыймова – Кәкре Елга авылы мәктәбенең бердән-бер чыгарылыш сыйныф укучысы. Уку алдынгысы район башлыгы грантына да лаек булды. Ул рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын 94 баллга биргән. Тарих фәне буенча – 90, җәмгыять белеменнән 98 балл җыйган. 
- Укытучыларыбыз бик көчле, үзем дә тырышып әзерләндем, шуңа имтиханнардан да курыкмадым. Киләчәк һөнәремне юриспруденция белән бәйлисем килә, - ди ул. 
Чыгарылыш сыйныф укучылары кич буе җырлап-биеп күңел ачтылар. Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанованың чыгышы да алар өчен зур бүләк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев