Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның чыгарылыш укучылары истәлеккә агач утырталар

Быел Азнакай районы мәктәпләрендә унберенче сыйныфны 269 укучы тәмамлый.

Тиздән соңгы кыңгырау яңгырар. Мәктәп белән саубуллашыр чак җиткәне сизелмәгән дә. Хыялларны ак җилкән итеп күңел еракка талпынса да, еллар узу белән белем алган йортың, укытучыларың, классташларың сагындыра башлый.

Азнакайның 4 нче лицее чыгарылыш сыйныф укучылары үзләреннән соң мәктәпкә матур истәлек калдырырга булганнар.

«Без мәктәп ишек алдына агачлар утырттык. Алар үсеп китәрләр дип ышанабыз. Биредән узган саен мәктәп елларын, бәхетле мизгелләрне искә төшереп торырлар», - ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев