Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның чыгарылыш сыйныф укучылары ирекле имтиханнардан физика һәм җәмгыять белеменә өстенлек биргән

2020 елда районыбызда унберенче сыйныфны 287 укучы тәмамлады. Аларның 54 е кызыл тышлы аттестатка ия булды.

234 укучы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырган. Рус теле буенча уртача балл – 71,48, математика буенча 56, 87 тәшкил иткән. Нәтиҗәләр тарих, җәмгыять белеме, география, әдәбият буенча – район; җәмгыять белеме һәм география буенча республика күрсәткечләреннән югарырак.

Башка еллардагы кебек, ирекле фәннәрдән укучылар физика (58) һәм җәмгыять белеменә (95) өстенлек биргәннәр.

128 укучы төрле предметлардан югары баллар җыйган. Биология, тарих, җәмгыять белеме, география, ИКТ, әдәбият, инглиз телләре буенча югары баллар җыючылар саны узган елга караганда күбрәк булган. Иң күп югары балларны рус теле, җәмгыять белеме һәм инглиз теле буенча җыйганнар.

54 укучы “Укудагы аеруча уңышлары өчен” Россия Федерациясе медаленә ия булган ( былтыр – 44 укучы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев