Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның булачак шоферлары данлыклы транспортчы белән очрашты

Азнакай политехник техникумында Владимир Кротов белән очрашу узды.

Ул Азнакай районының Мактаулы гражданины, озак еллар пассажир автотранспорты предприятиесе белән җитәкчелек иткән, бүгенге көндә 11 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәсе.

Владимир Алекссевич студентларны үзе җитәкләгән предприятие тарихы белән таныштырды, шофер һөнәренең үзенчәлекләре хакында сөйләде. Үзе дә хезмәт юлын шофер булып башлаган. Тырыш хезмәте өчен «Татарстанның Атказанган транспорт хезмәткәре» исеменә лаек. Ул җитәкчелек иткән чорда Азнакай пассажир автотранспорты предприятиесе Россиянең иң яхшы предприятиеләре сафында була һәм Ниццада Алтын бөркет ордены белән бүләкләнә.

Бүген дә ветеран сафта, территориаль иҗтимагый үзидарә рәсе буларак шәһәребез үсешенә лаеклы өлешен кертә.

Очрашу бик җылы, эчкерсез сөйләшү форматында үтте. Бу яшьләргә патриотик тәрбия, һөнәргә мәхәббәт тәрбияләү дәресе дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев