Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның башлангыч сыйныф укытучылары актив укыту алымнары буенча тәҗрибә уртаклаштылар

Җиңү бистәсе мәктәбе базасында онлайн режимда башлангыч сыйныф укытучыларының актив укыту алымнарына багышланган семинар-практикумы узды.

Укытучылар ачык дәресләр күрсәтеп, әлеге өлкәдә тәҗрибә уртаклаштылар.

“Актив укыту алымнары укучыларның активлыгын арттыруга юнәлдерелгән, ул теге яки бу проблеманы чишү буенча үзара фикер алышуга, диалогка корылган. Нәкъ шушы алым хәзер иң яхшы практика дип табылды”, - ди мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Ахунова.

Семинарда катнашучылар кирәкле мәгълүмат һәм зур тәҗрибә тупладылар, дип хәбәр итә мәгариф идарәсенең методик хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев