Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның «Алтынчәч» балалар бакчасы балкып тора

6 октябрьдә шәһәребезнең 10 нчы «Алтынчәч» балалар бакчасы капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты.

Әлеге тантаналы чарада катнашып, муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең котлауларын һәм әлеге эштә көч куючыларга рәхмәтләрен җиткерде.

– Республика, муниципаль программалар нигезендә һәм «Татнефть» җәмгыятенең зур ярдәме белән биредә барлыгы 13 млн сумлык ремонт эшләре башкарылды. Подрядчы оешма, бакча коллективы һәм әти-әниләр янып-көеп йөрделәр, – диде ул. – «Алтынчәч» татар  балалар бакчасы булуы белән дә аерылып тора. Эшегездә уңышлар, туган телен, туган җирен яратучы балалар тәрбияләвегезне телим. Без туган телебезне, гореф-гадәтләребезне онытырга тиеш түгел.

 

Бинабыз бик таушалган иде. Рәхмәт республикабыз, районыбыз, “Татнефть” җәмгыяте җитәкчеләренә, хәзер бөтен җиребез балкып тора. Подрядчы оешма да үз эшенә бик җаваплы карады. Яшь кенә булса да, җитәкчесе Марсель Гафиятуллин күп кенә матур идеялар бирде, акча җитми дип тормадылар, үзләреннән дә ремонтка өлеш керттеләр, диде балалар бакчасы мөдире Зилә Җәләева.

Биредә фасад, баскычлар, тышкы ишекләр, җылылык, су челтәрләре, юыну бүлмәләре, тәрәзәләр, балалар өчен мебельләр яңартылган, һәр төркемдә стеналар тигезләнеп, төрле төсләргә буялган, бер генә бүлмә дә бер-берсен кабатламый. Нигез кырлары, территориядәге юллар асфальтланган, беседкаларны профнастилдан ясаганнар,  район башлыгы Марсель Шәйдуллин ярдәме белән яңа таганнар, ком мәйданчыклары кайтартылган. “Алтынчәч” дигән язуы кичләрен янып тора.

 

Тулырак "Маяк" газетасында укырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев