Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның “Алтынчәч” бакчасында шигырь бәйрәме узды

Бүген Азнакай шәһәренең 10 нчы “Алтынчәч” балалар бакчасында узган шигырь бәйрәмендә шагыйрәләр Резеда Шәрипова һәм Гөлчәчәк Садретдинова кунакта булды.

Балалар сәнгатьтле итеп аларның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Татарча җырлап һәм биеп тә осталыкларын күрсәттеләр.

“Үзебезнең бакчада “Тылсымлы сүз” түгәрәген оештырдым. Анда без якташ шагыйрьләребезнең иҗатын өйрәнәбез, шигырьләрен ятлыйбыз, очрашулар үткәрәбез. Балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү, халкыбызның гореф-гадәтләре, милли йолалары белән таныштыру – эшемнең төп максаты”, – ди тәрбияче, чараны алып баручы Гөлшат Лотфуллина.

“Алтынчәч” “Туган телдә балаларга белем һәм тәрбия бирүне оештыру буенча иң яхшы балалар бакчасы”, “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика бәйгеләре грантларына ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев