Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның «Алтынчәч» бакчасында балалар татарча яхшы белә

​​​​​​​Азнакай шәһәренең «Алтынчәч» балалар бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

«Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбия һәм укыту эшчәнлеге татар телендә алып барыла. Милли тәрбия бирү юнәлешендә ул башка балалар бакчалары өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы да булып тора.

«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап «Без яшибез дуслык илендә» дигән иҗади проект төзелде. Ул балаларга халкыбызның борынгы йолаларын, греф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, тарихын, сәнгатен өйрәтүне максат итеп куя», - ди бакча мөдире Зилә Җәләева.

Бүген узган кичә дә шуның бер өлеше булды. Балалар җырда, биюдә, уеннарда үз осталыкларын, телне яхшы белүләрен күрсәттеләр. Бакча хезмәткәрләре дә балалар алдында чыгыш ясадылар. Кунакка шагыйрә Резеда Шәрипованы да чакырганнар. Ул әниләр өчен язылган шигырьләрен укыды, китапларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев