Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның 2-нче урта мәктәбендә «Каз өмәсе» милли йолалар, уен-көлке, мастер-класслар белән онытылмаслык булып утте (ФОТО+ВИДЕО)

Яшь буын милли йолаларыбызны белә, аңлыймы? Татар мохитенең киләчәге бармы? Жомга көнне шәһәребезнең 2-нче урта мәктәбендә үткән «Каз өмәсе» чарасы бу сорауларда икеләнүләргә урын калдырмады.

Үсеп килүче егет-кызларның чиста татар телендә җырлауларын, табышмаклар, шаян сүзләр әйтешүләрен, күз иярмәслек биюләрен тамаша кылган район һәм шәһәр мәктәпләреннән җыелган татар теле укытучылары, ветераннар, әти-әниләр алар өчен чын горурлык кичерделәр. Мәктәп директоры Лена Гыйззәтуллина, килгән кунакларны сәламләп, мондый чараларның татар телен, буыннар бәйләнешен саклауда әһәмиятен ассызыклап үтте.

Әлбәттә, балаларның туган телгә, мәдәнияткә хөрмәте укытучылардан килә. Ә алар кунакларны янә сокландырдылар: татлы урама пешерү, сәйлән беләзек тезү, яулык бәйләү, брошка, кәгазь салфеткалардан чәчәкләр ясау буенча берничә мәйданчыкта оештырылган мастер-классларда үз осталыклары серләренә төшендерделәр. Хезмәт укытучысы Риф Хаҗиевның каз мамыгын җыярга да, кышкы аяк киемнәрен кардан чистартырга да файдалы булган пумала ясау күнекмәләренең дә һәр йортта кирәге чыгар.

Милли ризыклар белән бизәлгән мул чәй табыны артында тәмамланган бәйрәмдә кунаклар фикер алышып, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Милли тәрбия бенча директор урынбасары Фәридә Мөхлисова бу бәйрәмне оештыру бер яктан зур җаваплылык булса, икенче яктан, балалар һәм укытучыларга онытылмас кичерешләр, милли үзаң тәрбияләүдә тәҗрибә мәктәбе булуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев