Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның 2 нче мәктәбендә батыр улларын онытмыйлар

Азнакай 2 нче урта мәктәбендә Әфганстанда һәм Чечняда һәлак булган якташларыбызга багышланган стенд ачылды һәм Фаяз Латыйпов истәлегенә шахмат турниры узды.

Әлеге тантаналы чараларда район башлыгы урынбасары Роза Галеева, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, хәрби комиссар Рәдиф Камалеев, Әфган һәм Чечен сугышында һәлак булган егетләрнең әниләре, мәгариф идарәсе җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.

«1989 елның 15 февралендә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылды. Ел саен әлеге истәлекле вакыйганы районыбызда тантаналы итеп билгеләп узабыз. Әлеге сугышта 6 егетебез мәңгелеккә башларын салды. Бүген биредә аларның әниләре дә утыра. Шундый батыр уллар тәрбияләгән өчен аларга чиксез рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез. Башка мондый кайгылар күрергә язмасын», – диде Роза Галеева.

Укучылар мемориаль стендка чәчәкләр салдылар. Тантанлы чара барышында мәктәпнең өч укучысын яшь армиячеләр сафына кабул иттеләр. Аннан соң кунаклар шахмат ярышларын ачтылар.

«Районыбыздан 538 егет кайнар нокталарда хезмәт итте. Аларның егермесе Азнакай 2 нче урта мәктәбен тәмамлаган. Бу мәктәптә Россия Герое Ильяс Дауди, Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Фәнис Гыйльфанов, Фаяз Латыйпов белем алган. Фәнис Гыйльфанов истәлегенә былтыр биредә конференция узды. Быел Фаяз Латыйпов истәлегенә укучылар арасында район күләмендә шахмат ярышы оештырылды һәм ул дәвамлы булыр дип ышанабыз, – диде Дамир Гыйләҗев.

Шулай ук мәктәптә әлеге чара кысаларында шахмат зонасы да ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев