Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның 2 нче мәктәбе беренчеләре әфганчы-ветеран белән очрашты

​​​​​​​Шәһәребезнең 2 нче мәктәбендә Альбина Сабирова җитәкләгән 1 А сыйныфы укучылары әфган сугышы ветераны, “Форпост” үзәге директоры Айрат Батыров белән очраштылар.

Алар бу очрашуны күптән көткән иде. Әле беренче сыйныфта гына булсалар да, малайлар-кызлар әфган сугышы турында ишетә белә булып чыкты. Алар сугышчы абыйларына бер-бер артлы сораулар яудырдылар: сугышта авыр булдымы, үлүдән курыктыгызмы, анда табигать нинди, сугышчан дусларыгыз белән әле дә аралашасызмы...

Айрат абыйлары аларга барысы хакында да бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Патриотик тәрбия сәгате кечкенәләр күңелендә бик озакка уелып калгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев