Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайлыларга доктор Айболит киңәшләре

7 апрель көнне Азнакай шәһәренең 6 нчы урта мәктәбендә Азнакай балалар китапханәсенең кече абонемент китапханәчеләре Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Доктор Айболит киңәшләре» дип исемләнгән чара үткәрделәр.

Чара ике этапта узды. Беренче этап - балаларны әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштыру һәм “Тылсымлы Сәламәтлек кагыйдәләре. Нинди алар?» дигән темага әңгәмә булды. Китапханәчеләр укучыларга сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре җентекләп тасвирланган буклетлар тапшырдылар.

Икенче этап «Интеллектуаль кеше», «Кара тартма», «Эрудит»,  «сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр һәм әйтемнәр» темаларыннан торган уен рәвешендә узды.

Әлеге чара барышында балалар актив рәвештә китапханәче биргән сорауларга җавап бирделәр һәм ребусларны башкардылар, шулай ук алар үзләре профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә торган спорт төрләре турында сөйләделәр.

Чара ахырында китапханәче балаларны сәламәтлек һәм гигиена темаларына багышланган китаплар белән таныштырды. Аннан соң аларга балалар өчен «Сәламәт яшәү рәвешенең файдасы турында» мультипликацион фильм тәкъдим ителде.

 

Римма Исхакова, Азнакай шәһәре Район балалар китапханәсе китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев