Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайлылар “Җәлил укулары” халыкара бәйгесендә лауреат булды

Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесендә быел да райондашларыбыз сынатмадылар, призлы урыннарга лаек булдылар.

Анда Рәсәйнең 56 төбәгеннән hәм чит илләрдән 40 мең кеше катнашкан.

“Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу хөрмәтенә үткәрелгән бу бәйгенең беренче турында 152 райондашыбыз нәфис сүз осталыгы буенча көч сынашты. Шулардан унсигезе 3 нче турга кадәр барып җитте”, – ди Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитетының Азнакай бүлеге, "Тылсым" балалар халык театры җитәкчесе Зөлхия Миңнеханова.

Ул өлкән яшьтәгеләр арасында җиңүче дип табылды. Шулай ук Азнакай гимназиясе укучысы Нариман Латыйпов та үз яшьтәшләре арасында җиңү яулады. Алар Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты исеменнән бәйгенең 1 нче hәм 2 нче дәрәҗә лауреат дипломнары, кыйммәтле сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Зөлхия ханым С.Сәйдәшев исемендәге мәдәният сараенда гала-концертта да чыгыш ясап, тамашачы мәхәббәтен казанды.

Җиңүчеләребезне котлыйбыз hәм иҗат уңышлары телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев