Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайлылар игътибарына. Яңа елдан Татарстанда балалар бакчасына түләү артачак

Балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә йөргән өчен ата-аналар 2017 елның 1 гыйнварыннан уртача 8 процентка күбрәк түләргә тиеш була. (Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). 2017нче елның 1нче гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү арта. Ата -аналар балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә йөргән өчен 8 процентка күбрәк түләргә тиеш була. Түләү суммасы...

Балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә йөргән өчен ата-аналар 2017 елның 1 гыйнварыннан уртача 8 процентка күбрәк түләргә тиеш була.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). 2017нче елның 1нче гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү арта. Ата -аналар балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә йөргән өчен 8 процентка күбрәк түләргә тиеш була. Түләү суммасы артуы мәгариф оешмаларының эшчәнлеген финанслау чыгымнары үсүенә, шул исәптән азык-төлек продукциясенә бәяләр артуына, балалар бакчаларының сабыйларны карауда-тәрбияләүдә катнашкан персоналының хезмәт хакы үсүенә бәйле. Бу хакта Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы хәбәр итә.

Биредә шуны билгеләп үтик: балалар бакчасында баланы карап тору чыгымнарының күпчелеген (70 процент чамасы) дәүләт үз өстенә ала. Ата-аналар түли торган сумма учреждение төренә, эш режимына һәм баланың яшенә бәйле. Мисалга, бүген киң таралыш алган төрдәге балалар бакчасында (гомуми үстерелешле) 10,5 сәгать дәвамында 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар йөргән өчен ата-аналар 2770 сум түли. Ә киләсе елның 1 гыйнварыннан бәя 227 сумга арта һәм 2997 сум була.

Ата-аналарга каралган ташламалар һәм компенсация түләү гамәлдә кала.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар игътибарына. Яңа елдан Татарстанда балалар бакчасына түләү артачак