Реклама
МӘГАРИФ
Азнакайга ТР Мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов килде
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов Азнакайга эшлекле сәфәр кылып, 2018 ел эшчәнлегенә багышланган район Советы утырышында катнашты.
Мәртәбәле кунаклар катнашындагы эш сәфәре Азнакай политехник техникумын карау, аның эшчәнлеге белән танышудан башланды.
65 еллык тарихы булган әлеге уку йортында узган ел гына капиталь ремонт эшләре башкарылды. Техникум бинасын төзекләндерү, классларны заманча җиһазлар белән тәэмин итү максатында 100 миллион сум акча тотылган.
Техникумда бүген ун төрле юнәлеш буенча 464 студент белем ала.
Җирлегебез өчен мөһим булган әлеге проектны гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен район башлыгы Марсель Шәйдуллин министрга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Бүген биредә уку процессын нәтиҗәле алып бару өчен барлык мөмкинлекләр да тудырылган. Хәзер безнең алда тулай торакларны ремонтлау, укучыларның яшәү һәм көнкүреш шартларын шундый ук югары дәрәҗәдә оештыру бурычы тора. Бу мәсьәләне уңай хәл итүгә һәм сезнең ярдәмегезгә өметләнәбез, – диде район башлыгы.
Әлеге уңайдан Рәфис Борһанов социаль яктан бик тә мөһим булган бу проблемаларны хәл итү өчен үзебезнең яктан тиешле ярдәмне күрсәтербез, дип белдерде.
Соңыннан ТР Премьер-министры урынбасары Рәфис Борһанов туган якны өйрәнү музеен карады, шәһәрнең 1 нче мәктәбендә, “Тамчыкай” балалар бакчасында булып, андагы уку-укыту, балаларга тәрбия бирү шартлары белән якыннан танышты.
Аннан соң җитәкче район-шәһәр Мәдәният йортында узган район Советы утырышында катнашты.
Муниципаль районның узган елгы эшчәнлеге белән район башлыгы таныштырды. Докладта ирешелгән уңышлар да, проблемалар да әйтелде.
– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәтебез, “Татнефть” җәмгыяте ярдәме һәм уртак тырышлык белән без 2018 елны лаеклы тәмамлый алдык. Иҗтимагый структураларның, предприятие-оешмаларның уртак эше нәтиҗәсендә агросәнәгать комплексында, төзелеш тармагында яхшы нәтиҗәләргә ирештек, хезмәт базарындагы вәзгыять тотрыклы саклана. Район буенча уртача айлык хезмәт хакы республиканың уртача күрсәткечләре дәрәҗәсендә, җан башына уртача айлык акчалата керемнәрнең артуы күзәтелә. Ел нәтиҗәләре буенча Азнакай шәһәре күп тапкырлар республиканың иң төзек торак пунктларының берсе дип танылды, быел Азнакай иң яхшы спорт шәһәре исеменә лаек булды. Мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте учреждениеләре тармак рейтингында алдынгы урыннарны били. Шуңа күрә хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, – дип билгеләп үтте Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышында.
Җитәкче 2019 елда авыл хуҗалыгы, сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләре алдында торган бурычларга да тукталды.
Рәфис Борһанов йомгаклау сүзендә Азнакайны республикада даими үсештә булган район буларак югары бәяләде, җирлек халкына һәм җитәкчелеккә хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.
Утырыш ахырында Рәфис Борһанов, Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев белән берлектә, төрле тармакта нәтиҗәле хезмәт күрсәткән азнакайлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев