Азнакайга республика районнарының мәгариф идарәләре җитәкчеләре җыелды (ФОТО+ВИДЕО)
Бүген Азнакайда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов катнашында республика районнарының мәгариф идарәләре җитәкчеләре семинары уза. Ул милли проектларны тормышка ашырганда ведомствоара хезмәттәшлеккә багышлана.
Кунакларның юлы шәһәребезнең 9 нчы мәктәбендә оештырылган күргәзмәләр белән танышудан башланды.
Аннан алар ике төркемгә бүленеп, төбәкне өйрәнү музеенда, Халыклар дуслыгы йортында, «Чатыр-Тау Арена» спорт комплексында, сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәптә, «Сандугач», «Тамчыкай» балалар бакчаларында булачаклар.
Семинарның пленар өлеше Азнакай 1 нче урта мәктәбендә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев