Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайдан Альбина Әхмәтова «Олы тәнәфес» Бөтенроссия бәйгесендә җиңде

“Олы тәнәфес” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр арасында Азнакай 3 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Альбина Әхмәтова да бар.

Әлеге конкурсның финалы 31 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр “Артек” яшьләр һәм балалар үзәгендә узды. Анда илнең төрле төбәкләреннән 1200 укучы катнашты. 9-10 нчы сыйныфлар арасында – 300, 11 нче сыйныфлар арасында шулай ук 300 укучы җиңеп чыкты.

«Азнакай районыннан бәйгедә 262 укучы үз көчен сынады. Финалга бары Альбина Әхмәтова узды. Татарстаннан унберенче сыйныфта укучы – 4 укучы, тугызынычы сыйныфта укучы 9 укучы җиңү яулады. Алар арасында Азнакай кызы булуы белән горурланабыз, – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.

Бүген Альбинаны мәктәптә тантаналы төстә каршы алдылар. Аны котларга мәгариф идарәсе җитәкчелеге дә килде. Зөлфия Гыйләҗева Альбинаның педагогларына һәм әти-әнисенә дә рәхмәтен белдерде.

«Конкурста 9 юнәлеш иде. Мин «Киләчәкне төзе!» дигән номинацияне сайладым. Анда фәнни һәм инженер проектларда үзеңнең компетенцияңне күрсәтергә кирәк иде. Күптәннән протиплаштыру түгәрәгендә шөгыльләнәм һәм бу өлкә миңа якын», – ди Альбина.

Ул быел сентябрьдә «Яшь һөнәрманнар» (WorldSkills Russia) VIII милли чемпионатының «Прототиплаштыру» компетенциясе буенча бронза призеры да булган иде. Һәм менә тагын бер зур җиңү!

«Зур тәнәфес» бәйгесенең финалында җиңгән унберенче сыйныф укучылары укуга түләргә 1 миллион сум белән бүләкләнгәннәр һәм әйдәр югары уку йортларында кергәндә портфолиоларына 5 балл өстәлә. 9-10 нчы сыйныф укучылары укуга һәм гаджетлар алуга 200 сум белән бүләкләнгән.

Конкурс моннан соң ел саен үткәреләчәк. Яңа сезон 2021 елның 28 мартында старт ала. Анда бу юлысы өлкән сыйныфлар гына түгел, 5-7 нче сыйныф укучылары да катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев