Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда зур педсовет узды

Бүген муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында мәктәпләр эшчәнлегенең беренче яртыеллыгына йомгак ясадылар.

Педсоветта укучыларның өлгереше, фәннәр буенча олимпиадаларның мәктәп һәм муниципаль этабы нәтиҗәләре, педагогик кадрлар, грантларда катнашу, туклану мәсьәләләре тикшерелде, алга таба планнар билгеләнде.

Агымдагы уку елында педагоглар 34 млн сумнан артык грант отканнар. Мәктәпләргә 9 яшь белгеч кайткан, аның берсе – “Земский укытучы” программасы буенча.

“Узган уку елын матур күрсәткечләр белән тәмамладык. Быел да белем бирүнең сыйфатын төшермәскә, дәүләт имтиханнарына ныклы әзерлек алып барырга”, – дип Марсель Шәйдуллин җитәкчеләр алдына җитди бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев