Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда “Заманча мәктәп” проекты уңышлы тормышка ашырыла

Азнакай гимназиясе базасында “Мәгариф” милли проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды.

Ул кызлар һәм малайлар өчен 2 технология, 2 информатика, 1 тормыш иминлеге һәм 1 өстәмә белем бирү (“Шахмат-мәктәпкә” түгәрәге) кабинетларын үз эченә ала. Проектны тормышка ашыру өчен 1 млн. 200 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Узган уку елында «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Тымытык, Чалпы авыллары, Җиңү бистәсе мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре «Технология», «Тормыш иминлеге нигезләре», «Информатика» дисциплиналары буенча эшли башлады. Һәр мәктәптә ремонт эшләре башкарылып, 7 млн 800 мең сумлык җиһазлар сатып алынган.

– "Үсеш нокталары" балалар өчен дә, укытучылар һәм ата-аналар өчен дә яхшы мәйданчык булды. Алар гомумкультура компетенцияләрен, цифрлы һәм шахмат белемен, проект эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итә, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев