Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Азнакайда яшь педагоглар форумы узды

Бүген Мәдәни үзәктә яшь педагогларның муниципаль форумы узды.

“Районыбыз мәктәпләрендә, балалар бакчаларында һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 345 яшь педагог хезмәт куя. Бүген без аларның проблемалары, һөнәри осталыкларын, социаль активлыкларын арттыру хакында сөйләшергә җыелдык”, – диде мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфия Гыйләҗева.

Яшь педагоглар рухи-әхлакый, социаль ташламалар һәм гарантияләр, һөнәри үсеш, социаль активлык, яшьләр сәясәттә юнәлешләре буенча 5 төркемгә бүленеп эшләделәр.

Форум эшендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Роза Галеева, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, яшьләр идарәсе, ”Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе, район профсоюз оешмасы җитәкчекләре катнашты.

“Яшь педагоглар бик мөһим, тормышчан мәсьәләләр күтәрделәр. Без мәгариф министрлыгы, җирле депутатлар белән бергәләп аларны хәл итү өстендә эшләрбез. Алга таба да очрашулар дәвам итәр. Мәгариф өлкәсендә “Татнефть” җәмгыятенең дә зур ярдәм тоябыз. Төп бурыч - яшь белгечләр районыбызга кайтып, аның икътисадын үстерүгә үз өлешләрен кертсеннәр, – диде Марсель Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев