Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда Ватан сакчыларын балалар бакчасыннан ук әзерлиләр

Бүген Азнакай шәһәренең 14 нче балалар бакчасы “Аҗаган” хәрби-патриотик уены штабына әверелде. Уенда 21 мәктәпкәчә яшьтәге учреждениедән икешәр бала катнашты.

Уенчылар ике командага бүленделәр. Командирлар Азнакай районы һәм шәһәре хәрби комиссары Рәдиф Камалеевка әзерлекләре турында рапорт бирделәр.

“Яшен” һәм “Ук” командалары кызыклы эстафеталарда һәм викторинада көч сынаштылар. Кышкы салкын да куркытмады, балаларның җитезлегенә күз иярмәде.

– Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында мондый уен беренче тапкыр үткәрелә. Ул Бөек Җиңүнең 75 елыгына багышланды. Армиябезнең киләчәге  алар кулында. Хәрби-патриотик тәрбия бирү дә, чыныктыру да булды әлеге чара. Ә хәрби комиссарның катнашуы аңа зур дәрәҗә өстәде, – ди 14 нче балалар бакчасы мөдире Гөлфинә Мөхәммәтшина.

Соңыннан командаларга бүләкләр тапшырылды һәм балалар солдат боткасы белән сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев