Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда укытучылар – укучы, укучылар укытучы булды

Азнакай мәктәпләрендә Укытучылар бәйрәме уңаеннан ел саен үзидарә көне уздырыла.

Быел да укучылар – укытучы, укытучылар укучы булдылар.

“Ике як өчен дә җаваплы көн бу. Укытучы ролен өлкән сыйныф укучылары башкарды. Алар үзләре уздырасы дәресләрнең планын яздылар, ныклап әзерләнделәр. “Тыңлаусыз” укучылар белән эшләү авырлыкларын үз җилкәләрендә тойдылар. Әлеге чараның тагын бер өстенлеге – өлкән сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда ярдәм. Бәлкем кемнәргәдер укытучы булу ошар һәм алар шушы юлдан китәрләр”, – ди гимназия директоры Альберт Рахманов.

Аның урынына директор булган 10 нчы сыйныф укучысы Айнур Гәрәев тә зур коллектив белән идарә итүнең нечәклекләрен өйрәнгән. Ике як та бер-берсе эшеннән кәнәгать калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев