Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда Укытучылар көнен билгеләделәр

5 октябрьдә шәһәрнең Татарстан мәйданында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Җыелган педагогларга һәм тәрбиячеләргә котлау сүзләре белән Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов мөрәҗәгать итте.

«Бүген без иң мөһим һөнәри бәйрәмнәрнең берсен билгеләп үтәбез. Укытучы һөнәре һәрвакытта да хөрмәткә лаек. Сез, укытучылар, балаларга белем бирү белән беррәттән, үз укучыларыгызның да, гомумән дәүләтнең дә киләчәгенә нигез саласыз. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, уңышлар һәм гаилә иминлеге телим", - диде Айдар Шәмсетдинов.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм Азнакай районы мәгариф бүлеге начальнигы Зөлфия Гыйләҗева да тантана сәбәпчеләренә ихлас теләкләрен җиткерделәр.

Чара традиция буенча яшь буынны тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен педагогларны бүләкләү белән дәвам итте. Бу көнне районның иң яхшы педагоглары төрле грамоталар һәм чәчәк бәйләмнәре кабул итеп алдылар, билгеле инде, педагогик хезмәт ветераннарына аерым игътибар бирелде.

Бәйрәм татар эстрадасы артистлары Азат һәм Алинә Кәримовлар концерты белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев