Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда укытучылар бәйрәме бүләкләргә бай булды

Укытучылар көне уңаеннан Мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәм күңелле мизгелләргә бай булды.

Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде. Ул югары уңышларга ирешкән педагогларга һәм коллективларга бүләкләр тапшырды. Шулай ук район хакимияте бүләге - 20 укытучыга Европада стажировка һәм тәрбиячеләргә Санкт-Петербурга сәяхәт сертификатлары өчен дә зал көчле алкышлар белән рәхмәтен белдерде.

Быел районга эшкә кайткан яшь педагоглар да, хезмәт ветераннары да игътибардан читтә калмадылар.

Котлаулар районыбыз сәнгать осталарының чыгышы белән үрелеп барды. Ә татар эстрадасы йолдызы Иркә һәм «Бәйрәм» ансамбле концерты көтелмәгән бүләк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев