Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда укучыларның сәламәтлеген саклау технологияләре буенча төбәкара семинар узды

Укучыларга белем һәм тәрбия бирү белән бергә аларның сәламәтлеген саклау да мәгариф учреждениеләре алдында торган төп бурычларның берсе.

Бүген шәһәребезнең 1 нче урта мәктәбе базасында узган төбәкара семинар әлеге мәсьәләгә багышланып, анда сәламәтлек саклау технологияләренең төрләре, аларның мөһимлеге һәм бу өлкәдәге проблемалар хакында фикер алышынды.

Азнакай педагоглары үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Семинарда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев сәламләде. Ул кунакларны кыскача районыбыз белән таныштырды.

ТР Мәгариф үсеше институты доценты, педагогия фәннәре кандидаты Альберт Ибәтуллин җылы кабул иткәннәре өчен азнакайлыларга рәхмәтен белдереп, район мәктәпләрендә балаларның физик, психологик һәм социаль сәламәтлеген ныгыту буенча башкарыла торган эшләрнең республикада үрнәк булуын ассызыклады.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев