Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында чаралар уза

Мәдәни үзәк Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә Азнакай 1 нче урта мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чара уздырды.

Ул халыклар биюе белән башланып китте. Алып баручылар укучыларга җир шарындагы милләтләр һәм аларның телләре турында сөйләделәр. Балалар викториналарда, бәйгеләрдә үзләренең белемнәрен сынадылар. Аеруча “Әбием сандыгы” уенын ошаттылар. Сандыктагы һәр әйбер табышмак артына яшеренгән иде.

Аннан соң Туган телләр елына багышланган видеоролик карадылар, “Дөнья халыклары биюләре” флешмобына кушылдылар. Халыклар дуслыгын чагылдыручы панно ясауга да бик теләп алындылар.

Халкыбызның милли уеннары җыр-биюләр белән бик күңелле узды.

Тел – ул халыкның зур байлыгы. Без аның сафлыгын сакларга, телебезне баетырга бурычлы, чөнки телебездә халыкның рухы һәм әхлагы чагылыш таба.

Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев