Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда “Татар малае, татар кызы” бәйгесе бара

Азнакайның 21 нче “Сандугач” балалар бакчасы базасында “Татар малае, татар кызы” бәйгесе уза.

Анда шәһәр һәм районның төрле балалар бакчаларыннан 22 конкурсант катнаша. Бүген аларның унбере чыгыш ясады.

“Конкурсантлар визит карточкасында үзләре белән таныштыралар, сәнгатьле итеп шигырь сөйләү, җыр һәм бию, рәсем буяу бәйгеләрендә сәләтләрен күрсәтәләр. Бәйге быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. Жюри чыгышларның тематикага туры килүенә, костюмнарга, башкару осталыгына игътибар бирә”, – ди мәгариф идарәсе методисты Миләүшә Зарифуллина.

Чыгыш ясаучыларны мәгариф, мәдәният идарәләре, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы вәкилләре бәяли.

Һәр критерийга баллар куела, иң югарысы – 5 балл. Арада хәтта ике “5” ле куярлык чыгыш ясаучылар бар.

“Җиңүчене билгеләү кыенга туры киләчәк. Балалар барысы да сәләтле, яхшы әзерләнгәннәр, сокланып һәм милләтебез өчен шатланып карап утырабыз”, – ди жюри рәисе, районның “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева.

11 мартта тагын унбер конкурсант чыгыш ясаячак һәм бәйгегә йомгачак ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев