Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда Сыйныф җитәкчесе көне узды

Азнакай гимназиясе базасында Сыйныф җитәкчесе көне узды.

Ул “Тәрбия программасын тормышка ашыруда ведомствоара хезмәттәшлек” темасына багышланды.

Аның буенча төп доклад белән мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Зарипова чыгыш ясады.

Балигъ булмаганнар эше буенча бүлек хезмәткәре Резеда Шәфыйкова “хәвеф төркеме”ндәге балалар белән эшләү алымнары хакында сөйләде. Азнакай төбәкне өйрәнү музее директоры Ирина

Халикова “Пушкин картасы” проектын тормышка ашыру турында таныштырды.

“Гармония” педагогик-психологик хезмәт вәкилләре сыйныф җитәкчеләре белән “Үзеңнең эчке ресурсларыңны тап” дигән тренинг уздырдылар. “Тәрбия эше календарь планын модельләү” практикумында исә алар экскурсия, ата-аналар белән эш, волонтерлык, һөнәри юнәлеш һәм башка модульләр буенча планнар төзеделәр.

Соңыннан иң яхшы сыйныф җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев