Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда шахмат турниры үтте

Бүген 4 нче лицей базасында башлангыч сыйныф укучылары арасында шахмат ярышлары үтте.

Безнең районда әлеге уенны популярлаштыру актив алып барыла. Күпчелек балалар бакчасы һәм мәктәпләрдә шахмат зоналары оештырылган, секцияләр эшли.

Ярышка килүчеләрне 2 нче мәктәп, 4 нче лицей директорлары Лена Гиззатуллина һәм Ильмир Шәйдуллин сәламләделәр. Район башлыгы урынбасары Роза Галеева укучыларга уңышлар теләде.

Безнең районда шахмат уены белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Без укучыларыбызның югары әзерлеген күреп куанабыз. Киләчәктә азнакайлыларыбызны региональ һәм россиякүләм ярышларның җиңүчеләре итеп күрергә зур өметләр баглыйбыз.

2 нче, 5 нче, 6 нчы, 7 нче мәктәп, 4 нче лицей һәм гимназия укучылары тәҗрибәле тренерлар җитәкчелегендә шахмат уенының серләренә төшенәләр. Ильвир Гыйззәтуллин, Ильмир Шәйдуллин зур горурлык белән укучылары турында сөйләделәр, киләсе уку елында рәсми рәвештә шахмат разрядларын тапшырырга планлаштыралар.

Амира Сабирҗанова, 4 нче лицейның 2 нче сыйныф укучысы:

Әти уйнарга өйрәтте. Шахмат миңа бик ошый, – ди ул.

9 яшьлек Альмир Сәетшинны 6 яшьтән уйнарга шулай ук әтисе өйрәткән. Кечкенә булсада аның исеме республикада иң оста уйнаучы унлыкка кергән.

Шахмат– сабырлыкны сорый торган уеннарның берсе. Бу юлы да балалар югалып калмадылар, югары дәрәҗәдә осталыкларын, җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев