Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда нәниләрне театр ярдәмендә дә тәрбиялиләр - ФОТО

​​​​​​​Азнакай шәһәренең 12 нче «Росинка” балалар бакчасында “Балалар бакчасында курчак театры эшчәнлеге” дигән семинар-практикум узды.

Мәктәпкә әзерлек төркеме кунакларны шигырьләр, җырлар белән сәламләде. Зурлар төркеме Г.Х.Андерсенның “Дюмовочка” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте. Аларның оста уйнаулары, декорацияләр, костюмнар һәркемне сокландырды. Уртанчылар төркеме “Яңача шалкан” әкиятен тәкъдим итте. Кечкенә булсалар да, осталыкларына һәм тәвәкәллекләренә шаккатырлык.

Бакчабыз мөдире Эльвира Зарипова курчак театрының эшчәнлеге белән таныштырып узды. Куналар да үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Төрле материаллардан ясалган курчак театры күргәзмәсе семинарның тагын бер бизәге булды.

Ләйлә Вәлиәхмәтова, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев