Азнакайда мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга планшетлар бирелә
Татарстанның аз тәэмин ителгән һәм мохтаҗ гаиләләрдәге югары сыйныф укучыларына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча планшетлар бирелә башлады.
Алар Азнакай районына да кайтты.
“Безнең районда әлеге паланшетлар күп балалы мохтаҗ гаиләдәге 49 балага тапшырылачак. Алар барысы да 9 нчы сыйныфта укыйлар. Планшетлар укучыларга имтиханнарга әзерләнергә һәм дистанцион белем алырга булышачак”, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев